«Тукай – Санкт-Петербургта» арт-пленэры күргәзмәсенә чакырабыз

«Тукай – Санкт-Петербургта» арт-пленэры күргәзмәсенә чакырабыз 04.10.2023       2023 елның 29 сентябрендә Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай – Санкт-Петербургта» Бөтенроссия арт-пленэры вакытында иҗат ителгән әсәрләр күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара июнь аенда ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге тарафыннан оештырылган иде. 
      Күргәзмәнең ачылыш тантанасын проектның кураторы, Сәнгать белеме үзәге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова алып барды. 
      Тамашачылар һәм кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Фәрдинова чыгыш ясады. Күргәзмә турында үз тәэсирләре белән ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев уртаклашты. Арт-пленэрда катнашучылар үзләренең әсәрләре, бирелгән теманы ачуда туган кыенлыклар турында сөйләделәр. 
      Күргәзмәдә 2023 елның 20-30 июнендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган арт-пленэр вакытында Татарстанның профессиональ рәссамнары тарафыннан төрле жанрларда (тематик картина, пейзаж, портрет, натюрморт) иҗат ителгән 50дән артык картина һәм графика әсәре тәкъдим ителгән. 
 Биредә тамашачы арт-пленэр барышы белән видео аша да таныша ала. Санкт-Петербургта Р.Р.Солтанова тарафыннан язылган аутентик тавышларны кулланып эшләнгән «Петербург – ХХ гасыр башында» тавыш инсталляциясе шәһәр атмосферасын тулырак тоярга мөмкинлек бирә (режиссеры – Иванов П.М., Солтанова Р.Р.). 
     Күргәзмә 2023 елның 28 ноябренә кадәр эшләячәк.

        

Возврат к списку