ТӘҺСИ хезмәткәрләре «Тел. Шәхес. Мәдәният» дип аталган конференциядә катнашты

ТӘҺСИ хезмәткәрләре «Тел. Шәхес. Мәдәният» дип аталган конференциядә катнашты 06.10.2023       2023 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре онлайн-форматта «Тел. Шәхес. Мәдәният» («Язык. Личность. Культура») дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты. Чара И.Я. Яковлев исем. Чуваш дәүләт педагогия университеты (Чебоксар шәһәре) базасында узды.
      Гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәүзия Сәгъдиева «Татар телендә медицина терминнары-метафоралар» темасына доклад белән чыгыш ясады («Лексика һәм фразеология: актуаль проблемалар. Чагыштырмача тикшеренүләр» секциясе). Ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лениза Хәбибуллина докладының темасы – «XIX гасыр татар грамматикаларында мәгънә мөнәсәбәтләрен өйрәнү («Лингвистика һәм мәдәниятара коммуникация мәсьәләләре» секциясе). Шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әлфия Булатованың «Лексика һәм фразеология: актуаль проблемалар. Чагыштырмача тикшеренүләр» секциясендә яңгыраган чыгышы диалект сүзләрне этимологик тикшеренү чыганагы буларак (татар диалектлары материалында) тикшерүгә багышланган иде. 
    Ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова «Татар телендә җирле диалект һәм гомуми кулланыштагы лексиканың үзара бәйләнеше» темасына доклад белән чыгыш ясады.
      Конференция И.Я. Яковлевның 175 еллыгына һәм Чуваш дәүләт педагогия университетына галимнең исемен бирүнең 65 еллыгына багышланган.

Возврат к списку