Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни-методик семинар

Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни-методик семинар 06.10.2023       2023 елның 4 октябрендә Уфа шәһәрендә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты оештырган «Педагогик традицияләрнең дәвамлылыгы һәм туган тел һәм әдәбиятны укытуда алдынгы тәҗрибә» дип исемләнгән II Төбәкара фәнни-методик семинар узды. Ул Россия Федерациясендә билгеләнгән Укытучы һәм остаз елы һәм татар әдәбияты классигы Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган иде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты. 
      Семинарда катнашучыларга М. Акмулла исемендәге БДПУның филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Хәлидә Галимова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае комитеты рәисе, университетның элекке ректоры Раил Әсәдуллин, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов сәламләү сүзен җиткерде. 
     Семинар эшендә Мәскәү, Төмән шәһәрләреннән, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, магистрантлар, студентлар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
    Семинар әйдәп баручы галимнәрнең, укытучыларның һәм укытучы-новаторларның туган телләрне укытудагы алдынгы тәҗрибәсе, дәреслекләр авторларының эчтәлекле чыгышлары белән генә түгел, ә яңартылган ФДББС һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча да кызыклы һәм файдалы булды. Төп докладлар татар әдәбияты классигы Роберт Миңнуллинның тормышына һәм иҗатына, югары уку йортында һәм мәктәптә аның әсәрләрен өйрәнү тәҗрибәсенә багышланган иде. 
    ТӘһСИнең милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре «Мәктәптә һәм югары уку йортында Роберт Миңнуллин иҗатын өйрәнү» дип аталган секция эшендә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Филология фәннәре кандидаты, доцент Мөслимә Шәкүрованың чыгышы туган (татар) теле дәресләрендә грамматик материалны өйрәнү барышында танылган татар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатын файдалану мәсьәләсенә багышланган иде. Филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова институт галимнәре тарафыннан эшләнгән «Әдәби уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» фәненнән яңа УМКларда белем һәм тәрбия бирү барышында Роберт Миңнуллин иҗатын файдалану үзенчәлекләре турында сөйләде.


Возврат к списку