Добруҗа татарлары әкиятләре дөнья күрде

Добруҗа татарлары әкиятләре дөнья күрде 09.10.2023      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Илһамия Сабитова тәрҗемәсендә Румыниянең Добруҗа татарлары әкиятләре җыентыгы басылып чыкты (Аю колак батыр. Добруҗа татарлары әкиятләре. – Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2023. – 182 б.). 
    «Аю колак батыр» («Ayuw kulak batır») китабы 1991 елда «Kriterion kitap üyi» нәшриятында (Бухарест ш.) добруҗа татарлары телендә дөнья күргән. Китапта Кырымтатар галимнәре Н. Мәхмүт һәм А. Мәхмүт тарафыннан Румыниянең Добруҗа өязендә яшәүче татарлардан җыелган әкиятләр урын алган. 
      Татар теленә тәрҗемә ителгән җыентыкка 44 әкият кергән, шуларның тугызы – хайваннар турында, 33е – тылсымлы әкиятләр. 
       Басма балаларга, өлкәннәргә һәм Добруҗа татарлары тормышы һәм традицияләре белән кызыксынучыларга адреслана.

Возврат к списку