Казан театрлары тормышы

Казан театрлары тормышы 10.10.2023       ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченконың 5 октябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килгән «Башка сәнгать төрләре контекстында әдәбият» түгәрәге әгъзалары каршында ясаган чыгышы Казандагы бүгенге көн театр вәзгыятенә багышланган иде
     Лекциядә сүз бүгенге көн театр сәнгате үзенчәлекләре, Казан театрларының яңа формалары, сәнгать өлкәсендәге сәясәте, фестивальләр, режиссерлык лабораторияләре, соңгы премьералар һәм театрлар тормышындагы кызыклы вакыйгалары турында барды.

Возврат к списку