«Татар-информ» агентлыгында мәгълүмат конференциясе
11.10.2023
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы чираттагы матбугат конференциясендә дә 17-19 октябрьдә Казанда узачак «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференциясе турында фикер алышу көтелә.
Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Тимерханов Айнур Әхәт улы, А.Х. Халиков исем. Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы Ситдиков Айрат Габит улы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гомәров Илһам Госман улы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ахунов Азат Марс улы, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Сиренов Алексей Владимирович (онлайн) һәм шул ук институтның фәнни-тарихи архивы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Базарова Татьяна Анатольевна (онлайн) җавап бирәчәк.
Матбугат конференциясен туры эфирда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рәсми сайтында карарга мөмкин.
Чара 13.00 сәгатьтә башлана.
