Китапханәнең яшь буынны тәрбияләүдәге роле

Китапханәнең яшь буынны тәрбияләүдәге роле 11.10.2023      6 октябрьдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова Роберт Миңнуллин исем. Республика балалар китапханәсе оештырган «Китапханәнең яшь буынны тәрбияләүдәге роле» төбәкара семинарында катнашты. 
    Семинар эшендә Мәскәү, Түбән Новгород, Казан һәм Татарстан Республикасы районнарының китапханә-мәгълүмат системасы белгечләре катнашты. Чарада балаларга китапханә хезмәте күрсәтүне оештыруның заманча алымнары, китапханәдә балалар өчен үстерелешле, уңайлы мохит булдыру, аларны китапханәгә җәлеп итү юллары һ.б. мәсьәләләр турында сүз барды. 
      Г. Мөхәрләмова чыгышы туган (татар) телдәге әдәбиятны укыту барышында әдәби әсәрләрнең баланың шәхесен үстерүдәге роленә багышланган иде.

Возврат к списку