Туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен методик семинарлар
13.10.2023
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба һәм Питрәч муниципаль районнарының туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «5-9 сыйныфларда «Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту юллары» проблемасы буенча методик семинарлар үткәрделәр.
Семинарлар туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләрен карап укытучыларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатыннан үткәрелә.
Милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова 2023 елның 1 сентябреннән гамәлдә булган «Туган тел (татар теле)», «Туган телдә (татар телендә) уку», «Туган (татар) телдәге әдәбият» предметларыннан федераль эш программалары турында сөйләде. Бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре Мөслимә Шәкүрова, Диләрия Абдуллина һәм Лилия Гыйниятуллина семинарларда катнашучыларны институтта эшләнгән туган (татар) тел һәм әдәбияттан яңа укыту-методик комплекслары, видеодәресләр белән таныштырдылар.

