«Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте»

«Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте»  16.10.2023      Иртәгә, 17 октябрьдә, Казанда «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференциясе үз эшен башлый. 
     Конференция эшендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Россия төбәкләре, чит илләрнең (Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Әрмәнстан һ.б.) фәнни мәктәпләреннән латин, грек, кирилл, гарәп, яһүди һәм башка алфавитлардагы текстларны, язма чыганакларны өйрәнүче әйдәп баручы белгечләр, тарихчылар, текстологлар, телчеләр һәм археографлар катнаша. 
    Фәнни конференциянең оештыручылары: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург тарих институты, Россия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты), Россия Фәннәр академиясе китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. 
       Конференция эшенең төп юнәлешләре: 
     1) Европа цивилизациясе язмачылыгын үстерү контекстында Россия халыкларының язма мәдәнияте; 
      2) Европа тарихында грек, латин, әрмән, грузин, глаголика, скандинав рун, пермь язулары; 
      3) язма мәдәният компоненты буларак кирилл язуы; 
      4) яһүди язмачылыгы истәлекләре: тарихи контекстта урыны, роле һәм әһәмияте; 
      5) төрки язмачылык чыганаклары: рун һәм уйгур язулары; 
      6) Көнчыгыш цивилизациясенең мәдәни эволюциясе феномены буларак гарәп язмачылыгы; 
      7) язма мәдәниятне өйрәнү эшендә нумизматика һәм эпиграфиканың роле.
      Конференцияне үткәрү вакыты:        2023 елның 17–19 октябре. 
       Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. 
      Конференция кысаларында «Европа һәм Көнчыгыш цивилизациясенең язмачылык тарихы» күргәзмәсе оештырыла. Анда XV гасыр – XIX гасыр башы Россия һәм Көнбатыш Европа илләренең эш һәм китап язмачылыгы истәлекләре, XIII гасыр – XIX гасыр башына караган, гарәп графикалы дөньяви һәм дини характердагы кулъязма документлар, РФА СПбТИ Фәнни-тарихи архивында, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә, ТР ФА А. Халиков исемендәге Археология институтында, ТР Милли китапханәсендә сакланган сирәк кулъязмалар, нумизматика һәм эпиграфика раритетлары күрсәтеләчәк. 

       https://antat.ru/ru/istoriya-pisma.php


Возврат к списку