Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте
17.10.2023
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференциясе үз эшен башлады. Аның эшендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Россия төбәкләре, чит илләрнең (Казакъстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Әрмәнстан һ.б.) фәнни мәктәпләреннән латин, грек, кирилл, гарәп, яһүди һәм башка алфавитлардагы текстларны, язма чыганакларны өйрәнүче әйдәп баручы белгечләр, тарихчылар, текстологлар, телчеләр һәм археографлар катнаша.
Конференциядә чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург тарих институты, Россия Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты), Россия Фәннәр академиясе китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – 2021 елдан Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының федераль грантын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырылучы уртак проект нәтиҗәләрен тәкъдим итә.
Аерым алганда, ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты «Европа цивилизациясенең язмачылык тарихы» интернет порталын эшләде. Анда язу тарихын төрле традицияләр яктылыгында һәм төрле телләрдә Россия архивларында сакланган кулъязма һәм эпиграфик истәлекләрнең цифрлы күчермәләре рәвешендә күрсәткән эталон язмачылык үрнәкләре тәүге мәртәбә тәкъдим ителә. Соңрак, уртак проектны үстерү өчен, әлеге портал кысаларында гарәп графикасындагы кулъязмаларны тәкъдир итү модулен эшләргә тәкъдим ителде. Ул консорциумда катнашучылар тарафыннан хупланды һәм 2023 елда Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Чара китапханәнең күргәзмәләр залында Европа һәм Көнчыгыш цивилизацияләренең язмачылык тарихын чагылдырган күргәзмә ачылышыннан башланды. Анда XV гасыр – XIX гасыр башы Россия һәм Көнбатыш Европа илләренең эш һәм китап язмачылыгы истәлекләре, XIII гасыр – XIX гасыр башына караган, гарәп графикалы дөньяви һәм дини характердагы кулъязма документлар, РФА СПбТИ Фәнни-тарихи архивында, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә, ТР ФА А. Халиков исемендәге Археология институтында, ТР Милли китапханәсендә сакланган сирәк кулъязмалар, нумизматика һәм эпиграфика раритетлары күрсәтелгән.
Күргәзмәнең ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов пленар утырыштагы чыгышында Казанда Көнчыгыш язма мәдәнияте тарихын өйрәнүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте һәм алга таба да тикшеренүләрне киң планда алып бару күздә тотылуы турында хәбәр итте.
Пленар утырышта шулай ук филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, тарих фәннәре докторы, РФА Санкт-Петербург институты директоры Алексей Сиренов, тарих фәннәре докторы, профессор, Үзбәкстан Фәннәр академиясе вице-президенты Баһром Абдухалимов, филология фәннәре кандидаты, И.А.Байтурсынов исем. Тел белеме институты директоры Анар Фазылҗанова (Казакъстан), филология буенча философия докторы, А.М.Физули исем. Чыганаклар институты директоры Азизага Наджафов, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе А.Х. Халиков исем. Археология институты директоры Айрат Ситдыйков чыгыш ясады.
Алга таба узган секция утырышларында галимнәр кириллица китаплары мәсьәләләре (модераторлар – тарих фәннәре докторы, РФА китапханәсе кулъязмаларны фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе Мария Корогодина һәм филология фәннәре кандидаты, М.В. Ломоносов исем. Мәскәү дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар бүлеге мөдире Александр Лифшиц) һәм төрки язу чыганаклары (модераторлар – тарих фәннәре докторы, профессор, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Гамирҗан Дәүләтшин һәм тарих фәннәре докторы, ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов) турында фикер алыштылар.
