Халыкара фәнни конференция үз эшен тәмамлады

Халыкара фәнни конференция үз эшен тәмамлады 18.10.2023      18 октябрьдә Халыкара фәнни конференция эше секция утырышлаы белән дәвам итте. 
     Алты секция кысаларында яңгыраган чыгышларда кулъязма мирасны өйрәнү һәм саклауның төп проблемаларына, шулай ук Россия һәм чит ил халыкларының язма традицияләренең цифрлы киңлеген формалаштыруга кагылышлы сораулар тикшерелде. 
    Милли китапханәнең күргәзмә залында шулай ук кулъязмаларны һәм китапларны реставрацияләү үзенчәлекләренә багышланган ачык лекция узды, анда Дәүләт реставрация фәнни-тикшеренү институтының югары квалификацияле рәссам-реставраторы Надежда Масленникова һәм Татарстан Республикасы Милли музееның рәссам-реставраторы Любовь Петухова чыгыш ясады. 
     Конференция ахырында «Европа цивилизациясе хаты тарихы» проекты кысаларында әзерләнгән һәм нәшер ителгән хезмәтләр тәкъдим ителде. Аларның өчесе («История письма от античности до Нового времени», «Рукописная книга в восточнославянских землях» и «Художественное убранство поморских рукописных книг XYIII-XIX вв.») узган елда Санкт-Петербургта дөнья күргән. 2023 елда басылып чыккан «Чистай шәһәре беренче татар зиратының эпиграфик материаллары» китабын конференциядә басма авторларының берсе Җәмил Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Хезмәттә Чистайның беренче татар зиратында эш барышында табылган 350гә якын һәйкәл тасвирлана. 
     Тәкъдим ителгән китаплар – Европа цивилизациясе хаты тарихы проекты кысаларында башкарылган эшчәнлекнең үзенчәлекле бер нәтиҗәсе; консорциум эшчәнлегенең уңай тәҗрибәсе шулай ук чарада кабул ителгән резолюциядә дә билгеләп үтелә. 
  Конференциягә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов алга таба әлеге проект кысаларында эшчәнлекне киңәйтү, язма мирасны өйрәнү һәм саклауның актуаль юнәлешләре буенча тикшеренүләрне активлаштыру кирәклеген ассызыклады.

  

Возврат к списку