Төрки халыкларның эпик мирасына багышланган «Татар гыйлеме» яшьләр фәнни мәктәбе

«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбен оештыруның максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү дәрәҗәсен күтәрү, фәнне үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә караган фундаменталь фәнни тикшеренүләрдә катнашуга талантлы яшьләрне җәлеп итү, халыкара кооперация исәбенә фән һәм мәгариф дәрәҗәсен күтәрү һәм яшь галимнәрнең, аспирантларның һәм магистрантларның мобильлеген арттыру.
«Татар гыйлеме» фәнни мәктәбенең программасы милли эпос проблемалары, глобальләшү шартларында төрки халыкларның эпик мирасы потенциалын ачу һәм үстерү мәсьәләләре буенча әйдәп баручы галимнәрнең лекцияләрен һәм семинарларын үз эченә ала. Чарада Казакстан, Кыргызстан, Калмыкия Республикалары, Мәскәү, Уфа галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фән-мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ. б. катнашачак.
Яшьләр мәктәбе кысаларында ике күргәзмә оештырыла:
– Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан Нәкый Исәнбәтнең шәхси архивында саклана торган архив документлары нигезендә әзерләнгән «Идегәй» – татар халык дастаны» күргәзмәсе;
– ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Б.М. Альменов иллюстрацияләре һәм аның исемендәге мәктәп укучыларының рәсемнәреннән торган, татар дастаннарына багышланган «Дастан. Вакытлар һәм буыннар бәйләнеше» күргәзмәсе.
Пленар утырыш 2023 елның 25 октябрендә сәгать 10.00 да Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында узачак. 25–27 октябрьдә секция утырышлары оештырыла, анда әйдәп баручы галимнәр уздырыла торган чара тематикасына кагылышлы лекцияләр укыячак.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залы (Казан ш., Бауман ур., 20 йорт).
Элемтә өчен телефоннар: 8 (843) 590-55-93, 89179270976.
Катнашучыларны «Яндекс Телемост» системасы аша теркәү 09.30 да башланачак.
2023 елның 25 октябре
«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе
Видео очрашуга сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/86496624552796454589467913178771166282
2023 елның 26 октябре
«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе
Видео очрашуга сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/12942566273030680855903930639951619011
2023 елның 27 октябре
«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе
Видео очрашуга сылтама: https://telemost.yandex.ru/j/38298813825317541865383082745800937196