«Фәнни Татарстан» журналының 2023 елгы өченче саны

Ул, гадәттәгечә, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тел белеме галимнәре материаллары белән башланып китә. Филология фәннәре докторы, гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, бүлек мөдире Бәхтияр Миңнуллинның мәкаләсе ХХ йөз башы газета текстларының грамматик структурасы, аерым алганда, үткән заман сыйфат фигыль формаларының кулланыш үзенчәлекләренә багышланган. Фәнни эшнең объекты булып ХХ гасыр башында нәшер ителгән татар вакытлы матбугаты органнары, аерым алганда «Борһане тәрәккый» (1906–1911), «Вакыт» (1906–1918) һәм «Кояш» (1912–1918) газеталарының текстлары тора.
Шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Рифат Мирхаев материалында татар мәгърифәтчелек прозасы әсәрләренең стилистикасы, аларда билгеле (категорик) үткән заман хикәя фигыльләрнең куллану үзенчәлекләре тикшерелә.
Төрки телләр сүзлекләрендә юнәлеш кушымчасы белән килгән фигыльләрнең формаларын бирү – бүгенге көндә аз өйрәнелгән проблемаларның берсе. Аерым алганда, берничә йөкләтү кушымчасы белән килгән фигыльләрне сүзлекләрдә теркәү мәсьәләсе алдагы материалда – филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, мөдир Ринат Сәфәров мәкаләсендә күтәрелә. Проблеманың чишелеше буларак, автор татар һәм башка төрки телләр сүзлекләрендә юнәлеш формаларын чагылдыру модельләрен тәкъдим итә.
Билгеле булганча, популяр мәгълүмат чыганагы булган «Википедия»нең бер отышлы ягы – мәгълүматның төрле телләрдә бирелүе. Татар кешесе дә мондагы аерым өлкәләргә караган материал белән ана телендә таныша ала. Шул ук вакытта «Википедия» мәкаләләренең сыйфаты мәсьәләсе дә яңалардан түгел. Филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Галимова мәкаләсендә «Википедия» мәкаләләрендә кулланылган хайваннарның исемнәре, шул исәптән терминнар синонимиясе, хайван атамаларының дөрес куланышы, диалектизмнар карала.
Алдагы мәкаләнең темасы – татар телендә тел алды /Ʒ/ сибилянты һәм тел уртасы /J/ сонантының үзара бәйләнеше. Филология фәннәре кандидаты, ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенова үз эшендә татар әдәби телендә һәм аның диалектларында /ʒ/ һәм /j/ тартыкларының кулланылу үзенчәлекләренә синхрон анализ ясап, уртак билгеләр барлыкка килүен, диалектларның үзара һәм татар әдәби теленә дә якынаюын күрсәтә.
«Тел белеме» бүлеге Казандагы А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее фондларында саклана торган гарәп графикасындагы басмаларның берсе булган Солтан Рахманкулыйның «Татарча-русча лөгать» сүзлеген тикшерүгә багышланган материал белән тәмамлана. Мәкалә авторы – музей предметларын саклаучы, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Яруллина үз хезмәтендә сүзлектә вокализмны бирү үзенчәлекләренә аерым игътибар бирә.
Татар әдәбиятының үткәндәге бай мирасын чагылдырган яңа чыганаклар, моңарчы фәндә билгеле булмаган авторлар һәм алар иҗатының матур үрнәкләре әледән-әле табылып тора. Шундыйларның берсе – Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендәге шактый күләмле (140 битлек) бер кулъязма китап-жыентык. Филология фәннәре кандидаты, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Әнисә Алиева, XVIII гасыр татар әдәбияты һәйкәлләренең берсе булган әлеге җыентыкны өйрәнеп, «Замандашлары иҗатында шагыйрь Габделмәннан Мөслимов образы» дигән мәкаләсендә анда урын алган әсәрләрнең жанрлары һәм стильләрен ачып бирә; тарихи фактларга һәм архив документларга нигезләнеп, герой-шагыйрь, старшина Г. Мөслимовның катлаулы һәм каршылыклы язмышын сурәтли («Әдәбият белеме» бүлеге).
Филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова һәм филология фәннәре докторы, Казакъ милли педагогика университеты профессоры Сауле Даутова мәкаләсе казакъ язучысы, кинодраматург Нурлан Санҗарның 2019 елда Алма-Атада басылган «Көтелмәгән кунак – Җүчи» романын тикшерүгә багышланган. Тарихи вакыйгаларга нигезләнгән әлеге әсәрдә ике бөек хатын-кыз – Чыңгызханның әнисе Оэлун һәм аның беренче хатыны Борте образы аша шул чордагы катлаулы тарихи вакыйгалар тасвирлана.
Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Фатыйма Миңнуллина материалында Т. Гыйззәт, М. Әмир, Р.Ишморат әсәрләре мисалында сугыштан соңгы еллардагы (1941-1945) татар драматургиясе анализлана. Автор үзенең тикшеренүендә бу елларда совет кешеләренең авыр көнкүреше, хезмәте бернинди романтикасыз тасвирланган пьесалар иҗат ителүен билгели.
Бүгенге көн әдәбияты бурычларының берсе – әдәбиятта «башка» образының чагылышын өйрәнү. Бүлекнең йомгаклау материалы (авторы - филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева) А.Хәлимнең «Хунвейбин» романын хәзерге заман компаративистикасының бер тармагы булып торган имагологик күзлектән анализлауга багышланган.
«Халык иҗаты» бүлегендә укучылар игътибарына ике материал тәкъдим ителә. Филология фәннәре докторы, доцент, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова мәкаләсендә татарларның туй җырлары ритуаль эчтәлек, шигъри форма һәм йола функциясе күзлегеннән күзәтелә. Хезмәттә туй йоласы җырларының поэтикасы һәм аларны классификацияләү сораулары, әлеге жанрның башка төрки халыклар йоласы белән тәңгәллеге, жанр составы, аларның хәзерге торышы карала.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган татар дастаннарына гомуми күзәтү филология фәннәре кандидаты, әлеге бүлек хезмәткәре Гөлнирә Хөсәенова мәкаләсендә китерелә. Үзенең борынгылыгы һәм исеме белән аерылып торган «Дастане җайе» әсәренә аерым игътибар бирелә.
Педагогика фәннәре докторы, «Туран» университеты профессоры Гриф Хәйруллин (Казакъстан, Алма-Ата) мәкаләсендә сүз узган гасырның 40 нчы елларында Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном районында татарларның ирекле Көнчыгыш Төркестан республикасын төзү өчен көрәше, шул чорның революцион вакыйгаларында татар халкы вәкилләренең роле турында бара («Тарих битләре» бүлеге). Мәкаләне әзерләгәндә, чыганак буларак, Нәбиҗан Турсунның «Уйгурларның гомуми тарихы» китабының VII томы материаллары кулланылган.
Алга таба журнал укучылары Азәрбайҗан милли фәннәр академиясе Археология, этнография һәм антропология институтының этнография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Исмәгыйль Умудлуның Идел-Урал татар морзалары Терегуловлар турындагы материалы белән таныша ала. Анда сүз XIX гасырның беренче яртысыннан Азәрбайҗан, аның иҗтимагый тормышы, театр һәм музыкаль мохите белән тыгыз бәйләнгән атаклы Терегуловлар нәселенең генеалогия тармагы турында бара. Төп документ буларак, Бакуның Солтановлар гаиләсендә сакланган һәм Терегуловлар гаиләсе башлыгы – XIX гасырда Тифлиста яшәгән отставкадагы хәрби төзүче Мурза Сафар тарафыннан имзаланган Терегуловлар нәселенең борынгы буын картинасы алынган.
Сембернең танылган сәүдәгәре, фабриканты һәм хәйриячесе Тимербулат Курамша улы Акчуринның кызы, Ырымбур мөхтәсибәт дини җыелышының бишенче мөфтие Мөхәммәтяр Солтанов Арслангалиның өлкән улының хатыны Мәрьям Акчуринаның хәйрия эшчәнлегенә бәя ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының фәнни хезмәткәре Алсу Зиннәтуллина мәкаләсендә бирелә. Материалда игътибар бигрәк тә Уфа шәһәренең мөселман хәйрия җәмгыятьләре, аерым алганда, М.Акчурина оештыручысы һәм рәисе булган Уфа мөселман хатын-кызлар җәмгыяте тарихына юнәлтелә.
Филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең милли мәгариф бүлеге фәнни хезмәткәре Мөслимә Шакурованың «Милли мәгариф» бүлегендә урын алган мәкаләсе XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче чирегендә галимнәр (В.В. Радлов, К.Д. Ушинский, К. Насыйри, Г. Ибраһимов һ.б.) хезмәтләрендә рус һәм татар телләрен укытуның фәнни нигезләренә багышланган. Каюм Насыйри идеяләре лингвометодик фәннең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый, аның эшчәнлеге лингвистик, ә соңрак – методик фәннең башлангыч этабын тәшкил итә, дип саный автор.
Лаклы миниатюра остасы, Татарстан рәссамы Ю.В. Павлов иҗатының үзенчәлекләре сәнгать белеме кандидаты, ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева мәкаләсендә ачыла («Сәнгать бүлеге»).
Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Луиза Петрова материалы татар милли балет спектакле турында сөйли. Автор фикеренчә, Совет чорында милли балет спектакльләрен легендалар, мифлар, риваятьләр һ.б. нигезендә кую сюжетлар диапазонын арттыруга, жанрларны һәм стильләрне баетуга китергән. Мәкаләдә «Шүрәле» (1945, Казан; 1950, Ленинград) һәм «Йосыф кыйссасы», 2001, Казан) спектакльләренең үзенчәлекләре карала. Милли татар балетының характерлы принциплары нәкъ аларда аеруча ачык күренә.
Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева мәкаләсендә Яр Чаллы рәссамы Х.Латыйпов иҗаты тикшерелә. Анда рәссам милли традицияләрне үстерүче һәм популярлаштыручы буларак күрсәтелә.
Изгелек белән явызлык көрәшен сурәтләүгә халык иҗатында зур урын бирелгән. Явызлыкка каршы көрәш темасы күтәрелгән әсәрләрнең берсе – башкорт халкының «Урал-батыр» эпосы. М.М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университетының мәгълүмат-аналитика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Зилия Аманбаева материалында әлеге эпоста дуализм күренеше ачыла («Төрки халыклар фәне» бүлеге); җир, күк һәм җир асты дөньялары каршылыгы мотивын анализлау нигезендә яхшылык һәм явызлык, тормыш һәм үлем категорияләре карала.
ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатын өйрәнү татар әдәби тәнкыйть тарихы буенча яңа чыганакларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Шуларның берсе – Шәһит Әхмәдиевнең (1888-1930) татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның (1886-1926) «Тигезсезләр» (1914) пьесасына бәяләмә. Автор әлеге хезмәтендә пьесаның үзен генә түгел, ә аны куюда катнашкан актерларның уенын да бәяли. Шулай итеп, әлеге авторның бәяләмәсе татар әдәбиятын тикшерүчеләр өчен генә түгел, ә театр белгечләре өчен дә мәгълүмат бирә. Материалны басмага ТӘҺСИнең текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Гөлчира Ханнанова әзерләгән.
Хезмәт биографиясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз бәйле Резеда Каюмовна Рәхимовага агымдагы елның май аенда 90 яшь тулды. Аның монографияләре, лексикология, лексикография һәм терминология өлкәсенә караган күп санлы мәкаләләре билгеле. Филология фәннәре кандидаты, гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадыйрованың «Шәхесләребез» бүлегендә басылган мәкаләсе галимәнең фәнни эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган.
Журналның чираттагы санында укучылар өч яңа китапка бәяләмә белән таныша алалар. Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиева Гаяз Исхакыйның көндәлекләрен (Исхакый Г. Көндәлекләр: 3 китапта. 1 нче китап: 1919–1920 /төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Ә.Х. Алиева, Ф.Г. Фәйзуллина, Г.М. Ханнанова; кереш сүз авт. Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2023. – 300 б); сәнгать белеме кандидаты, Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Галина Тулузакова – Ф. И. Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган каталогны («Шаляпин в Казани. Живопись, графика, скульптура. Каталог»); педагогия фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ләлә Мортазина – төрек тикшеренүчесе, Акдениз университетының төрек теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучысы Әдилхан Әдилоглуның «Ceditçilik Dönemi Kazan Tatar Edebiyatinda Kadin Hak VE Hürriyetleri Meselesi» монографиясенә бәяләмәсен тәкъдим итә. Анда тикшеренүнең концептуаль нигезе, галимнең мәгърифәтчелек тарихын өйрәнүдәге роле, ХХ гасыр башында татар хатын-кызларының хокуклары һәм ирекләре проблемалары, Төркиядә татар әдәбиятын һәм татарларның рухи мирасын популярлаштыруга керткән өлеше билгеләнә.
Традиция буенча, журнал азагында ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм республикабызның фәнни-иҗтимагый тормышы, шулай ук институт тарафыннан үткәрелгән чаралар турында кыскача мәгълүмат һәм фотосурәтләр бирелә.