Галина Могильникованың 95 еллыгына багышланган кичә

Галина Могильникованың 95 еллыгына багышланган кичә 18.10.2023       2023 елның 15 октябрендә Дәүләт сынлы сәнгать музеенда ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Татарстан сәнгать белгечләре» сериясендә нәшер ителгән «Галина Аркадьевна Могильникова» китабы тәкъдим ителде.       Чара ХХ гасырның икенче яртысында Татарстанның әйдәп баручы сәнгать белгече, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Могильникованың (1928-2001) тууына 95 ел тулуга багышланды. 
    Басма турында кичәдә сәнгать белеме докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать үзәге мөдире Р.Р. Солтанова һәм хезмәтнең авторы – сәнгать белеме кандидаты И.Ф. Лобашева сөйләде. Алар Г.А. Могильникованың, ТАССР Сынлы сәнгать музеена (хәзерге Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее) нигез салучы һәм беренче директоры буларак, республика сәнгать белеменә, Казан җирлегендә сәнгать үсешен тикшерүгә, Татарстан һәм Россиянең музей коллекцияләрен өйрәнүгә, пропагандалауга һәм тулыландыруга керткән зур өлешен билгеләп үттеләр. 
      1980 – 1990 елларда музейда Г.А. Могильникова белән бергә эшләгән сәнгать белеме кандидаты, Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре О.Л. Улемнова үзенең истәлекләре белән уртаклашты, ул Г.А.Могильникова талантының күпкырлылыгына, музейның фәнни архивын җыючы һәм саклаучы буларак та керткән өлешенә аерым игътибар итте.


Возврат к списку