«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен башлады

«Татар гыйлеме» халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен башлады 25.10.2023       Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә эшли башлаган «Татар гыйлеме» Халыкара яшләр фәнни мәктәбе кысаларында төрки халыкларның эпик мирасы проблемалары турында фикер алышу күздә тотыла. 
     Чарада Казакъстан, Кыргызстан, Калмыкия Республикалары, Мәскәү, Уфа галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни оешмалары һәм югары уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. 
     «Үзенең күп гасырлык тарихына карамастан, дөнья халыкларының эпик мирасы әле дә аз өйрәнелгән мәдәният феномены булып кала, – дип билгеләп үтте филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, чараны ачып, – аны җир цивилизациясе хәзинәсе дип атыйлар, чөнки ул – көнкүреш, тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен иң бай һәм төгәл чагылдыручы тарихи чыганак». Әлеге чарада әйдәп баручы галимнәрнең катнашуы проектның максатларын һәм бурычларын уңышлы тормышка ашырырга гына түгел, ә Россия фәнни оешмалары югары уку йортлары арасында фәнни элемтәләрне ныгытырга да ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде. 
     Яшьләр мәктәбендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, вице-президенты Айнур Тимерханов мөрәҗәгать итте. Фәнне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләргә талантлы яшьләрне җәлеп итү – Фәннәр академиясе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булуын ассызыклап, ул бу юнәлештә алып барылган эш турында сөйләде. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан инде бишенчесе тапкыр оештырылган әлеге Фәнни мәктәп яшь галимнәрне, аспирантларны һәм Россия төбәкләренең фәнни һәм мәгариф оешмалары магистрантларын берләштерә дип билгеләп үтте ул һәм программасы лекцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади чараларны үз эченә алган чара яшь галимнәр белән эшләүгә яңа импульс бирер һәм аларда яңа идеяләр, инновацион проектлар барлыкка килүгә этәргеч булыр дигән ышанычын белдерде.
       Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән филология фәннәре кандидаты, доцент, Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университетының телерадио һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы мөдире (Казакъстан) Сәрикзат Дуйсенгазин мөрәҗәгать итте. 
     Пленар утырыш филология фәннәре докторы, доцент, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанованың «Татарларның эпик традициясендә дастаннар» темасына чыгышы белән ачылды. Докладлар белән шулай ук тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшерү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев, филология фәннәре докторы, М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университетының Башкорт фольклоры фәнни тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәева, филология фәннәре кандидаты, Кыргызстан-Россия Славян университетының әдәбият тарихы һәм теориясе кафедрасы доценты Әминә Галимова, филология фәннәре докторы, Б.Б. Городовикова исем. Калмык дәүләт университетының «Монгол халыкларының мәдәни мирасы» халыкара фәнни үзәге директоры Евдокия Хабунова чыгыш ясады. Евдокия Хабунова алга таба хәзерге заманда калмыклар һәм ойратларның чәчәнлек традициясенә багышланган лекция укыды. 
     Секция кысаларында татар халык эпосын өйрәнүнең типологиясе һәм хәзерге хәле турында филология фәннәре докторы, профессор Марсель Бакиров; XXI гасырда чәчәнлек турында – филология фәннәре докторы,  М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университетының Башкорт фольклоры фәнни тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәева чыгыш ясады. 
      Филология фәннәре кандидаты, РФА А.М. Горький исем. Дөнья әдәбияты институтының фольклор бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Семен Макаров доклады – эпик текстларның лексик чараларын анализлауга, Мәскәү шәһәр педагогия университетының Гуманитар фәннәр институты филология департаменты аспиранты Шәфкәт Кешфидинов доклады транскультур әдәбиятка (кырымтатар аспекты) багышланган иде. 
      Иртәгә Халыкара фәнни мәктәп үз эшен дәвам итәчәк.

        

Возврат к списку