Театр үсешендә каһиннәрнең роле

Театр үсешендә каһиннәрнең роле 25.10.2023       Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Елена Шевченконың 24 октябрьдә Казан дәүләт яшь тамашачы театрында «Театрның А дан Я га кадәр популяр тарихы» циклыннан ясаган чираттагы чыгышы беренче театр формаларын булдыруда каһиннәрнең роленә багышланган. 
    Театр сәнгатенең тамырлары дини культларга һәм йолаларга барып тоташа. Нәкъ менә каһиннәр мәҗүси театр эшчәнлегенең беренче авторлары, башкаручылары һәм оештыручылары була. Лекциядә Европа, Азия илләре һәм Борынгы Русия театры үсешендә каһиннәрнең роле мәсьәләсе каралды.

Возврат к списку