Халык эпосы – сәнгатьтә

Әлеге тема кысаларында югары уку йортлары студентлары алдында ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Луиза Петрова («Татар эпосы – балет сәхнәсендә»), филология фәннәре докторы, институтның әдәбият белеме бүлеге фәнни хезмәткәре Венера Макарова («Рәссам-этноавангардист Хәмзә Шәрипов картиналарында мифологемалар һәм фәлсәфи концепция») һәм сәнгать белеме кандидаты, Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова («Татарстан сынлы сәнгатендә дастаннар») чыгыш ясады.