Эпик мирас - театр сәхнәсендә

Филология фәннәре кандидаты, Л.Н. Гумилев ис. Евразия милли университетының телерадио һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы мөдире Серикзат Дуйсенгазы (Казакъстан) казакъ милли бренды булган айтыс турында җентекләп сөйләде һәм бу сәнгать үрнәген домбрада башкарып та күрсәтте. Онлайн-режимда яңгыраган чираттагы чыгыш казакъ театрында фольклор традицияләренә багышланган иде (докладчы – сәнгать белеме кандидаты, И.Т. Жургенов исем. Казакь милли сәнгать академиясе профессоры, Халыкара театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясенең Казакъстан секциясе җитәкчесе Сания Кабдиева).
Филология фәннәре докторы, М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика университетының Башкорт фольклоры фәнни тикшеренү үзәге җитәкчесе Розалия Солтангәрәеваның чыгышыннан соң университетның Чәчәнчеләр халык мәктәбенә йөрүче филология факультеты студентлары тарафыннан башкарылган «Урал-батыр» эпосы (җитәкчесе – Розалия Солтангәрәева) түгәрәк өстәлнең бер бизәге булды.
Докладлар белән шулай ук П.В. Кучияк исем. Милли театрның баш режиссеры Эмма Иришева («Алтай героик эпосы Маадай-Кара»); сәнгать фәннәре докторы, ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова («Татарстан театрларында Идегәй дастаны»); филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова («Татар сәхнәсендә эпосны заманча шәрехләү») чыгыш ясады.