Нурихан Фәттах юбилее уңаеннан

Нурихан Фәттах юбилее уңаеннан 27.10.2023      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева 25 октябрьдә Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. 
  Г. Тукай әдәби музеенда узган әлеге чарада танылган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар чыгыш ясады. Кичәдә «Нурихан Фәттах Казаны» музыкаль композициясе яңгырады, 2023 елда язучы повесте мотивлары буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмыннан өзек күрсәтелде, шулай ук рәссам Руслан Ибраһимовның «Сызгыра торган уклар» (Н. Фәттах) романы буенча эшләре тәкъдим ителде. 
     Айгөл Ганиева «Язучы иҗатын фәнни өйрәнү: тәҗрибә һәм бурычлар» дигән темага чыгыш ясады.


Возврат к списку