Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен йомгаклады

Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен йомгаклады 27.10.2023       Төрки халыклар эпик мирасын тикшерүнең теоретик һәм практик аспектлары 27 октябрьдә Халыкара яшьләр фәнни мәктәбенең йомгаклау секция утырышында тикшерелде. 
      Татар эпос-дастаннарының төп үзенчәлекләре филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова лекциясендә чагылыш тапты. «Кузый-Көрпәч һәм Баян-сылу дастаны» филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова, татар дастаннарында санлы код темасы – филология фәннәре кандидаты, доцент, Казан федераль университетының Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни-белем бирү үзәге белгече, «Татар ядкярләре» үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова чыгышында тикшерелде. 
   Филология фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Ислам кулъязмалары үзәге Татьяна Аникееваның төрек халык иҗатына багышланган һәм филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, Кыргыз Республикасы Милли фәннәр академиясенең Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институты Кулъязмалар фонды мөдире Асель Исаева лекцияләре онлайн-режимда яңгырады. 
    Кыргыз һәм татарларның әдәби бәйләнешләре чыганагы буларак «Манас» һәм «Идегей» эпосларының мотивлары һәм образлары филология фәннәре кандидаты, Кыргыз-Россия Славян университетының әдәбият тарихы һәм теориясе кафедрасы доценты Әминә Галимова чыгышында каралды. 
    Соңрак Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшенә йомгак ясалды, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

      

Возврат к списку