Өченче төбәкара «Акмулла укулары»

Чара Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә «Россия халыклары Ассамблеясы» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы һәм Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды.
Татарстан галимнәре үз чыгышларында мәгърифәтче шагыйрьнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле төрле мәсьәләләрне күтәрде. ТӘҺСИнең Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов Акмулланың Троицк чорына кагылышлы яңа материаллар турында сөйләде. Шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Венер Усманов шагыйрьнең чордашларын Көньяк Урал буендагы эпиграфик һәйкәлләр материаллары нигезендә өйрәнү тәҗрибәсенә тукталды.
ТӘҺСИ галимнәре шулай ук Акмулла каберенә чәчәкләр салуда, шагыйрьне искә алу чарасында катнашты, «Блик» балалар-яшүсмерләр китапханәсенә институтта дөнья күргән яңа китапларны тапшырды.


