«Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

«Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе  30.10.2023        Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган «Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе. Халык кул сәнгатьләре» дип аталган II Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. 
      Чарада Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Ижевск, Йошкар-Ола, Саранск, Чебаксар, Уфа, Ярославль галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм белем бирү оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. катнаша. 
    Конференция «Хәзерге дөньяда Идел һәм Урал буе халыкларының традицион мәдәнияте» күргәзмәсен ачу белән башланып китте. 
     Пленар утырышны Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин ачып җибәрде. Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү дәүләт бурычы буларак куела, Татарстанда киез тукыма, күн мозаика техникасында аяк киеме ясау, чигү, бәйләү, ювелир эш кебек һөнәрләрне торгызу юнәлешендә зур эш бара, – дип билгеләп үтте ул. – Татарларның халык кул сәнгатен фәнни яктан өйрәнүгә ТӘҺСИдә зур игътибар бирелә: комплекслы фәнни экспедицияләр барышында галимнәр мәдәни байлыкны җыю һәм тикшерү белән генә түгел, ә аны халыкка кайтару белән дә шөгыльләнәләр. Һәр экспедициядән соң тупланган материал китап итеп бастырыла. Быелгы конференциядә фикер алышуга тәкъдим ителгән темаларының төрлелеге һәм катнашучыларның югары фәнни дәрәҗәсе әлеге юнәлешнең актуальлеген раслый. 
     Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә шулай ук республикада һәм Фәннәр академиясе институтларында бу юнәлештә барган эшне, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган һәм үткәргән беренче конференциянең дә 2022 елда – Россия халыкларының мәдәни мирасы елында узуы очраклы булмавын билгеләп үтте. Ул чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм алга таба фәнни эшчәнлектә уңышлар теләде. 
    Сәламләү сүзе белән алга таба конференциядә катнашучыларга педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов; Казакъстан һөнәрчеләр берлеге рәисе, Казакъстанның матди булмаган мәдәни мирасы буенча Милли комитет әгъзасы Айжан Беккулова, Россия Халык кул сәнгатьләре ассоциациясе рәисе Геннадий Дрожжин мөрәҗәгать итте. 
    Пленар утырышта докладлар белән тарих фәннәре кандидаты, ТР Мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең директор урынбасары Гөлназ Латыйпова, сәнгать фәннәре докторы, Удмурт дәүләт университеты доценты Елена Ковычева, сәнгать фәннәре докторы, Азәрбайҗан милли фәннәр академиясенең Архитектура һәм сәнгать институты генераль директоры Эртегин Сәламзаде, сәнгать фәннәре докторы, Мари дәүләт университеты профессоры Владимир Кудрявцев, сәнгать фәннәре докторы, ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова чыгыш ясады. 
     Пленар утырыш Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән каталогларны тәкъдим итү белән төгәлләнде. Алар турында сәнгать фәннәре кандидаты, институтның Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева сөйләде. 
   Конференция эше тукыма һәм чигү буенча мастер-класслар белән дәвам итте. Алга таба ике секция утырышында традицион мәдәниятне фәнни яктан өйрәнүнең актуаль проблемалары, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә халык кул сәнгате мәсьәләләре; шулай ук хәзерге шартларда этномәдәниятне саклау һәм үстерү проблемалары турында фикер алышу оештырылды.

      

Возврат к списку