Идел һәм Урал буе халыкларының традицион мәдәнияте күргәзмәсе

Идел һәм Урал буе халыкларының традицион мәдәнияте күргәзмәсе 31.10.2023      30-31 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасы фойесында «Хәзерге дөньяда Идел һәм Урал буе халыкларының традицион мәдәнияте» дип аталган күргәзмә эшләде. 
      Анда конференциядә катнашучылар һәм кунаклар игътибарына Татарстан һәм Идел буе республикалары – Башкортстан, Чувашия, Мордовия һәм Марий Эл осталары ясаган костюм комплекслары һәм халык сәнгате эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде, шулай ук тукыма һәм чигү буенча мастер-класслар уздырылды. 
      31 октябрьдә экспозиция белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзалары да танышты. Күргәзмә зур кызыксыну уятты һәм галимнәрнең   югары бәясен алды.

  

Возврат к списку