Эпиграфик экспедицияләр сезоны тәмамланды

Эпиграфик экспедицияләр сезоны тәмамланды 01.11.2023      ТР Фәннәр академиясенең Язма мирас үзәге хезмәткәрләре 2023 елгы эпиграфик экспедицияләр сезонын Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендәге мөселман зиратында кыр тикшеренүләре белән тәмамлады. Бу сәяхәт әлеге каберлекне тулы күләмдә өйрәнүнең икенче этабы булды. 
   XIX гасыр башыннан мөһим икътисади, мәдәни һәм дини үзәк булып торган Троицкка нигез 1743 елда салынган. Шәһәр эшчәнлегенең күп тармакларында әйдәп баручы рольне чыгышы белән Казан артыннын булган шәхесләр башкарган. Биредә Ш. Мәрҗани, М. Рәмзи, З. Рәсүлев, Г. Тукай һ.б. күренекле шәхесләр булып киткән яисә яшәгән. 
      Троицк шәһәре үзенең татар каберлеге белән данлыклы: анда XIX гасыр – XX гасыр башында Троицкида туып-үскән сәүдәгәрләр, галимнәр, дин әһелләре, һөнәрчеләр һ.б.га куелган берничә мең кабер ташы сакланып калган. Әлеге некропольнең үзенчәлеге – тарихи яктан файдалы мәгълүматка бай кабер ташлары булуда. 
     Ун көн дәвам иткән әлеге кыр тикшеренүләре барышында Азат Ахунов, Венер Усманов составындагы галимнәр төркеме 250 гә якын кабер ташын теркәп, тасвирлый алды. Шулай ук элек билгеле булмаган таш кисүчеләрнең исемнәре дә ачыкланды. 
     Моннан тыш, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар узды, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән һәм бастырылган китаплар тапшырылды.

  

Возврат к списку