Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы вице-консулы Җанкат Шамил Оруч белән очрашу

Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы вице-консулы Җанкат Шамил Оруч белән очрашу 02.11.2023       Бүген Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы вице-консулы Җанкат Шамил Оруч белән очрашу узды. 
   Фикер алышу барышында татар, төрек һәм башка төрки әдәби телләр, аларның үсеше мәсьәләләрен өйрәнүдә күп кенә уртаклыклар булуы билгеләп үтелде. Кунакны, аерым алганда, татар теленең тарихы, этимологиясе һәм лексикография мәсьәләләре кызыксындырды. Институтның гыйльми сәркатибе, филология фәнәре докторы Л.М. Гыйниятуллина, лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Р.Т. Сәфәров һәм гомуми лингвистика бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Б.К. Миңнуллин әлеге юнәлешләр буенча тикшеренү эшчәнлеге турында сөйләделәр, институт галимнәренең хезмәтләре белән таныштырдылар. 
   Җанкат Шамил Оруч институт коллективына тикшеренү эшчәнлегендә уңышлар теләде һәм алга таба хезмәттәшлек итү теләген җиткерде.

Возврат к списку