«Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» конференциясе үз эшен тәмамлады

«Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» конференциясе үз эшен тәмамлады 31.10.2023      «Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне (31 октябрь) дә нәтиҗәле үтте. 
     ТР Фәннәр академиясенең Кече залында оештырылган секция утырышында катнашучылар халык кул сәнгате үрнәкләрен актуальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 
     Көн дәвамында ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре ТР Фәннәр академиясе президиумы әгъзалары, конференциядә катнашучылар, массакүләм чаралары вәкилләре өчен «Хәзерге дөньяда Идел һәм Урал буе халыкларының традицион мәдәнияте» дип аталган күргәзмә буенча экскурсияләр үткәрде. Удмуртия, Марий Эл, Татарстанның Аксубай, Азнакай, Актаныш районнары осталары тукыма һәм чигү буенча мастер-класслар үткәрде. 
     «Этномәдәни белем бирү: проблемалар һәм казанышлар» секциясе эше Н.И. Фешин исемендәге Казан мәдәният училищесы базасында дәвам итте. Училище директоры О.А. Гыйльметдинова уку йорты эшчәнлеге турында сөйләде, күргәзмәләр буенча экскурсия үткәрде. Конференциядә катнашучылар шулай ук күн мозаика һәм костюм дизайны остаханәләрендә булдылар, студентларның диплом эше кысаларындагы эшләнмәләре белән таныштылар.

  

Возврат к списку