«Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренү һәм укыту» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

03.11.2023        Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың 2023 елның 31 октябрендә Уфа шәһәрендә узган педагог һәм остаз елына багышланган «Мәдәниятләр диалогы контекстында милли тел: тикшеренү һәм укыту» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ясаган чыгышы туган (татар) тел һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләрдә мәдәниятләр диалогы принибының тормышка ашырылуы мәсьәләсенә багышланган иде. 
      Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы, Башкорстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән оештырылган әлеге конференциядә дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, фән һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, иҗтимагый-сәяси өлкәнең аерым тармакларыннан экспертлар, туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты. Конференция «Этник-ара диалог һәм гражданлык килешүен үстерүдә Россиянең милли-мәдәни автономияләре» программасы кысаларында узды. 
      Г.Н. Мөхәрләмова туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту, дәреслекләр һәм методик әсбаплар төзү, заманча уку-укыту процессында укытучының роле белән бәйле кебек мәсьәләләр каралган секция утырышларында да катнашты.


Возврат к списку