Институт галимнәре укытучылар өчен курсларда чыгыш ясады

Институт галимнәре укытучылар өчен курсларда чыгыш ясады 03.11.2023        2023 елның 2 ноябрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының хезмәткәрләре тарафыннан 33 нче гимназия кысаларында оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курсларында чыгыш ясадылар. Әлеге курста 160 укытучы катнашты.
      Бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, “Туган тел (татар теле)” дәреслекләре авторы Мөслимә Шәкүрова яңа буын дәреслекләре кысаларында эшләнгән уку-укыту чаралары турында сөйләде. 
     Милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, «Туган (татар) телдәге әдәбият» дәреслекләре авторы Гөлназ Мөхәрләмованың чыгышы бердәм белем бирү киңлеге шартларында әдәбият укыту мәсьәләләренә багышланган иде.


Возврат к списку