Югары бүләк белән котлыйбыз

Югары бүләк белән котлыйбыз 03.11.2023       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән эшләре буенча урынбасары, ареаль лингвистика бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Олег Ришат улы Хисамов күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү, педагогик эшчәнлеге һәм гуманитар фәннәрне үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды. 
      Әлеге югары бүләкне О.Р. Хисамовка Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү кысаларында үткәрелгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов тапшырды. 
    Олег Ришат улын әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа фәнни ачышлар һәм һөнәри казанышлар телибез!

Возврат к списку