Мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен

Мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен 07.11.2023       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре – сәнгать белеме докторы, Үзәк мөдире Солтанова Рауза Рифкать кызы һәм сәнгать белеме кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Шкляева Людмила Михайловна мәдәният үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. 
      Бүләкләр Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү кысаларында 2023 елның 3 ноябрендә Казан Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасында тапшырылды.
Хезмәттәшләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм яңа фәнни ачышлар, һөнәри казанышлар телибез!

Возврат к списку