#StagePlatforma заманча балет фестивале
10.11.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Луиза Петрова 2023 елның 4-6 ноябрендә Казанда узган VI #StagePlatforma заманча балет фестивале кунаклары алдында лекция белән чыгыш ясады.
Луиза Петрованың фестивальнең белем бирү программасы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә яңгыраган чыгышы заманча бию тарихына багышланган иде. Әлеге программа, традиция буенча, әйдәп баручы театр һәм балет белгечләре тарафыннан уздырылган мастер-класслар һәм лекцияләрне үз эченә алды.