Этномузыкология мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл

Чара Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы кысаларында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Анда күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре, галимнәр, педагоглар Татарстанда этномузыкология үсеше, халык көйләрен җыю һәм өйрәнү, фольклор фондларын системалаштыру белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты. ТӘҺСИ хезмәткәрләре үзләренең чыгышларында шулай ук Эльмира Каюмованың эшчәнлеге турында истәлекләре белән уртаклаштылар, галимнең хезмәтләренең бүгенге көн фәне өчен аерым кыйммәтен һәм аларны яңадан нәшер итү зарурлыгын билгеләп үттеләр.