Бөтенроссия «Туган тел» форумы

Бөтенроссия «Туган тел» форумы 15.11.2023       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре институт директоры, филология фәннәре докторы К.М. Миңнуллин җитәкчелегендә Бөтенроссия «Туган тел» форумында катнаштылар. 
     Бөтенроссия «Туган тел» форумы 12-14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Форум эшендә Россиянең 30 төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, галимнәр, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп җитәкчеләре, мәгариф белән идарә итү органнары, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре һәм татар мөселман дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре – барлыгы 800 кеше катнаша. Форум агымдагы елда оештырылган Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясенең беренче җыелышы буларак үткәрелде. 
    14 ноябрьдә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. .Миңнеханов катнашында узган пленар утырыш кысаларында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге дә тәкъдим ителде. Экспозициядә яңа буын татар теле һәм әдәбияты буенча укыту-методик комплекслар, институтның электрон проектлары һәм «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясеннән фәнни-популяр басмалар тәкъдим ителде.

Возврат к списку