«Шәриф Камал: фәнни популяр җыентык» китабын тәкъдим итү чарасы

«Шәриф Камал: фәнни популяр җыентык»  китабын тәкъдим итү чарасы 16.11.2023        2023 елның 15 ноябрендә Казандагы Татар китабы йортында «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Шәриф Камал» китабын тәкъдим итү чарасы узды. Анда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. 
      Чараны Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) җитәкчесе, китапны төзүчеләрнең берсе Айдар Шәйхин ачып җибәрде. 
  Әлеге китапның фәнни концепциясен эшләүче, кереш мәкалә авторы, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина үзенең чыгышында ХХ йөз башы татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешләренә нигез салган Ш. Камал иҗатын яңа фәнни нигезләрдә өйрәнү кирәклегенә басым ясап, әлеге истәлекләргә, документларга, хатларга, фоторәсемнәргә бай җыентыкның шуңа хезмәт итүен билгеләп үтте. 
    Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, татар әдәбиятының яңарыш дәвере булган ХХ йөз башында әдәбиятка килеп, 1940 елларга кадәр актив иҗатта булган әдипнең проза һәм драматургия төрләренә алып килгән яңалыгы, алдагы чор әдәбиятына йогынтысы, яңа традицияләргә нигез салуы турында сөйләде, китаптагы бай материалның әлеге шәхесне киңрәк, тулырак аңларга ярдәм итүен ассызыклады.

Возврат к списку