Сигезенче Казан сәнгать белеме укулары

Сигезенче Казан сәнгать белеме укулары 16.11.2023       2023 елның 14-15 ноябрендә «Хәзинә» галереясендә узган «ТатАХРР/ТатЛЕФның Сигезенче Казан сәнгать белеме укулары: бердәмлек һәм каршылыклар көрәше» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Ттел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре дә катнашты. 
    Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Дәүләт сынлы сәнгать музее тарафыннан Казанда революцион Россия рәссамнары ассоциациясенең һәм Сул сәнгать фронтының Татарстандагы бүлекләре оешуга 100 ел тулу уңаеннан ХХ гасырның беренче яртысында Татарстан Республикасы һәм Идел һәм Урал буе төбәкләренең сәнгать тарихын тулырак өйрәнү максатыннан оештырылган иде. 
     ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, Үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова һәм институт аспиранты Рената Галиева конференциядә доклад белән чыгыш ясадылар.


Возврат к списку