Бөтенроссия «Туган тел» форумының секция утырышы

Бөтенроссия «Туган тел» форумының секция утырышы 15.11.2023       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 12-14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Бөтенроссия «Туган тел» форумының секция утырышларында катнашты. 
      Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белгечләре, мәктәп директорлары өчен булган секция утырышында институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов «Федераль эш программаларына күчү шартларында мәктәптә татар әдәбиятын укытуны камилләштерү юллары» дигән темага чыгыш ясады. Ул үзенең докладында, укучының шәхесен формалаштыруда татар әдәбияты дәресләренең әһәмиятен билгеләп, аны укытуны камилләштерү юлларына тукталды: укытучының профессиональ үсеше, заманча технологияләрдән нәтиҗәле файдалану мөмкинлекләре, дәресләрне оештыру һәм үткәрү процессында укучылар белән хезмәттәшлеккә ирешү һ.б. мәсьләләләр буенча фикерләре белән уртаклашты.

Возврат к списку