«Үзбәкстанның мәдәни мирасы – Яңарыш нигезе» VII Халыкара конгрессы

«Үзбәкстанның мәдәни мирасы – Яңарыш нигезе» VII Халыкара конгрессы 21.11.2023       Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева Казан делегациясе составында 5-8 ноябрьдә Сәмәркандта узган «Үзбәкстанның мәдәни мирасы – Яңарыш нигезе» дип аталган VII Халыкара конгресс эшендә катнашты. 
     Форум кысаларында дөнья җыентыкларында үзбәк коллекцияләренә, сәнгатенә, кулъязма мирас үрнәкләренә, Үзәк Азия музейларына һәм китапханәләренә багышланган конференцияләр эшләде. Конгрессның төп вакыйгалары арасында «114 дөнья Коръәне» эксклюзив факсимиль проекты аеруча кызыксыну уятты. Нурия Гәрәеваның доклады Казан җыентыкларындагы Мавераннахр Коръән кулъязмаларына багышланган иде. 
    Конгресста катнашкан башка Казан вәкилләре – КФУның Тарих музее директоры Светлана Фролова, Этнография музее мөдире Арслан Мингалиев, сәнгать белгечләре Лилия Саттарова һәм Динә Вәлиева шулай ук докладлар белән чыгыш ясады; ә узган ел конгресс эшендә катнашкан Л.И. Саттарова һәм Д. Д. Вәлиева Үзбәкстанда гамәлгә ашырыла торган 70 томлык проект - «Үзбәкстанның мәдәни мирасы» альбомының 57 нче томында урын алган материаллар белән таныштырды. 
     Конгресс Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча Бөтендөнья җәмгыяте тарафыннан оештырылган иде. Чарада Үзәк Азия һәм Кавказ республикаларыннан, Россиядән һ.б. илләрдән 350дән артык галим катнашты.

  

Возврат к списку