Конференция уздырудагы ярдәм өчен рәхмәт хаты

Конференция  уздырудагы  ярдәм өчен  рәхмәт хаты 22.11.2023      Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары В.В. Векшин «Акмулла укулары» III төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздырудагы ярдәме өчен Татарстан галимнәренә рәхмәт белдерде. 
     Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Рәисе В.Г. Шәйхразиев исеменә килгән хатта Татарстан вәкилләренең конференциядә фәнни докладлар белән чыгыш ясавы һәм чарада катнашучыларның югары бәясенә лаек булган китап күргәзмәсен оештыруы билгеләп үтелә. 
    «Акмулла укулары» III Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе 26 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә узды. Аның эшендә филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов һәм әлеге Үзәкнең фәнни хезмәткәре Венер Усманов, шулай ук филология фәннәре докторы, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре Рамил Исламов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты һәм докладлар белән чыгыш ясады.

Возврат к списку