«Хәрефләр әфсенләүче» Мөхетдин Корбангалиевның 150 еллыгына
22.11.2023
2023 елның 21 ноябрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты М.М. Шәкүрова күренекле татар филологы, педагог, Хезмәт Герое Мөхетдин Корбангалиевнең (1873-1941) 150 елы уңаеннан оештырылган «Хәрефләр әфсенләүче» дигән күргәзмәдә һәм түгәрәк өстәлдә катнашты.
Чараны Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар Шәйхин ачып җибәрде.
Мөслимә Шәкүрова үз чыгышында танылган телче, педагог, методист һәм дәреслекләр, күп хезмәтләр авторы М.Х. Корбангалиевның 1917-1941 елларда татар телен укыту методикасының үсешендә аерым урын алып торуын, аның методик мирасының фәнни һәм гамәли әһәмиятен, бүгенге көндә дә гомумбелем бирү оешмаларында үзенең актуальлеген югалтмавын билгеләп үтте.
Профессор М.Х. Корбангалиевнең яңа фоторәсемнәре, документлары, кулъязмалары урын алган күргәзмә чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Күргәзмәне ачу тантанасында аның иҗатын өйрәнүчеләр генә түгел, ә бу атаклы гаиләнең нәселен дәвам итүчеләр дә чыгыш ясады.
