«Телебез җәүһәрләре»

Мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, вакытлы матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, язучылар берлеге әгъзалары катнашындагы әлеге чарада Эльвира Сафина Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегендә төзелгән сүзлекләр, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең TATZET платформасында урнашкан сүзлекләрнең электрон фонды турында сөйләде.
Татар теленең 6 томлык аңлатмалы сүзлеге һәм башка төр сүзлекләр, электрон фонд турындагы презентация һәм соңгы елларда басылып чыккан сүзлекләрне туплаган күргәзмә чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты.