Сүзлекләр турында әңгәмә

Сүзлекләр турында әңгәмә 22.11.2023       2023 елның 22 ноябрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Э.И. Сафина Россиядә сүзлекләр көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Күңел» радиосында лексикография бүлегендә төзелгән сүзлекләр һәм әлеге хезмәтләрне үзенә туплаган сүзлекләрнең электрон фонды хакында сөйләде. 
   Эльвира Сафина татар теленең 6 томлык аңлатмалы сүзлеге һәм башка төр сүзлекләр, аңлатмалы сүзлекнең Татарстан китап нәшриятында чыккан тулыландырылган һәм төзәтелгән икенче басмасы хакында мәгълүмат бирде, журналистларга көндәлек эшләрендә куллану өчен кирәкле сүзлекләр тапшырды.

Возврат к списку