Яр Чаллы шәһәрендә «Гаяз Исхакый. Көндәлекләр» китабы тәкъдим ителде

Яр Чаллы шәһәрендә «Гаяз Исхакый. Көндәлекләр»  китабы тәкъдим ителде 24.11.2023     23 ноябрьдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге җитәкчесе Э.М. Галимҗанова, бүлекнең фәнни хезмәткәрләре Ә.Х. Алиева һәм Ф.Г. Фәйзуллина Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә чарада катнаштылар. 
     2023 ел Укытучылар һәм остазлар елы булуын исәпкә алып, биредә укытучылар, Яр Чаллы педагогика институты студентлары, китапханәчеләр һәм, гомумән, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу оештырылды. Чарада татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан дөнья күргән «Гаяз Исхакый. Көндәлекләр»нең беренче китабы тәкъдим ителде, институтның төп эшчәнлеге, аерым бүлекләрнең эш үзенчәлекләре, зур фәнни проектлар турында сүз барды. 
      Чарада катнашучылар институт хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән китаплар белән таныштылар. Әлеге басмаларның бер өлеше Яр Чаллы шәһәрендәге китапханә фондларына бүләк ителде.


Возврат к списку