А.Н. Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган конференция

А.Н. Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган конференция 27.11.2023       ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова «А.Н. Островский. Талант һәм социум» дип аталган Халыкара фәнни конференция эшендә катнашты. 
      А.Н. Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган әлеге чара 2023 елның 22-24 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында узды. Чараның төп оештыручылары – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия театр сәнгате институты (ГИТИС), Россия Дәүләт академия Кече театры каршындагы М.С. Щепкин исемендәге театр училищесы (институты), Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты, Евгений Вахтангов исем. Дәүләт академия театры каршындагы Борис Щукин исемендәге театр институты. 
   Конференциядә А.Н. Островский пьесаларына мөнәсәбәтле сәхнәдә милли һәм дөнья театры традицияләренең бәйләнешенә кагылышлы фәнни проблемалар турында фикер алыш оештырылды . Филология фәннәре кандидаты, Сәнгать белеме үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова «А. Островский әсәрләре Марсель Сәлимҗанов интерпретациясендә» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Возврат к списку