IV Андреев фәнни укулары

IV Андреев фәнни укулары 28.11.2023        Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре – сәнгать белеме кандидаты Н.В. Герасимова һәм А.К. Җәләлиева 13-15 ноябрьдә Царицыно дәүләт музей-тыюлыгында (Мәскәү) узган IV Халыкара Андреев фәнни укулары эшендә катнашты. 
       Быелгы традицион Укулар халык сәнгатенә һәм аны популярлаштыру тәҗрибәсенә багышланган иде. Чарада Россиянең төрле төбәкләре һәм күрше дәүләтләр – Белоруссия, Азәрбайҗан, Кыргыз Республикасы, Үзбәкстан һәм Таҗикстан белгечләре һәм галимнәре тарафыннан 40ка якын доклад ясалды. Н.В. Герасимованың Төмән өлкәсенә экспедицияләр барышында җыелган материалларга нигезләнгән доклады Себер татарлары халык сәнгатенең хәзерге торышына багышланган иде. А.К. Җәләлиева үз чыгышында Татарстанның заманча сәнгать керамикасы үзенчәлекләре турында сөйләде.

Возврат к списку