«Шәҗәрәләр – нәсел агачы» IX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
24.11.2023
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Э.И. Сафина, жюри әгъзасы буларак, «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» IX төбәкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты.
Чара Казан шәһәре Совет районы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә 2023 елның 23 ноябрендә узды. Анда Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән һәм Россия төбәкләреннән килгән укучылар, укытучылар үз проектларын, нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим итте.
