Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына 29.11.2023       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре язучы, журналист һәм тәрҗемәче Әхмәтгәрәй Хәсәнинең 140 еллыгына һәм аның тормыш иптәше, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниянең 135 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. 
      Әдәбият бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Дания Фатих кызы Заһидуллина һәм Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ләйсән Рәдиф кызы Надыршина, чарада чыгыш ясап, Хәсәниләрнең ХХ йөз башы мәдәни тормышындагы роле, алар нәшер иткән «Аң» журналының татар әдәбияты һәм журналистикасы үсешенә керткән өлеше һ.б. турында сөйләделәр, институтта сакланган Хәсәниләр белән бәйле ядкярләр турында мәгълүмат бирделәр. 
   Чара 24 ноябрьдә Габдулла Тукай әдәби музеенда узды.


Возврат к списку