Коммуникатив киңлектә этнос, тел, мәдәният проблемаларына багышланган конференция

Коммуникатив киңлектә этнос, тел, мәдәният проблемаларына багышланган конференция 23.11.2023        Институтның фәнни хезмәткәре Алсу Бәдртдинова онлайн-форматта Хакасия Республикасының Абакан шәһәрендә узган «Этнос, тел, мәдәният коммуникатив киңлектә: танып белү һәм укыту» («Этнос, язык, культура в коммуникативном пространстве: познание и преподавание») конференциясенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә тикшеренүләр» секциясе эшендә катнашты һәм «Татар теленең урта диалекты Минзәлә сөйләшендә фарингальләшкән [ɑˤ] авазы» дигән темага чыгыш ясады. 
     А.Ә. Бәдртдинова үз докладында татар теленең Татарстан республикабызның Азнакай районында таралган урта диалекты Минзәлә сөйләшен өйрәнүнең беренчел нәтиҗәләренә тукталды. Автор тарафыннан анализ вакытында эксперименталь-фонетик ысуллар куллану [ɑˤ] авазының фарингальләшүен ачыкларга мөмкинлек бирде.

Возврат к списку