Хакасия Республикасы галимнәре ТӘҺСИдә

Хакасия Республикасы галимнәре ТӘҺСИдә 30.11.2023      28 ноябрьдә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тәҗрибә  уртаклашу  максаты  белән  Хакасия  Республикасыннан  галимнәр килде.
    Хакасия тел, әдәбият һәм тарих фәнни тикшеренү институтының тел секторы мөдире, филология фәннәре кандидаты Ирина Максимовна Чебочакова һәм тел секторының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Вия Васильева Субракова ТӘһСИ эшчәнлеге белән, соңгы елларда басылып чыккан фәнни хезмәтләр белән таныштылар. Галимнәрне аеруча сүзлекләр төзү практикасы кызыксындыра, шул сәбәпле алар Институтның лексикография бүлеге хезмәткәрләре белән уртак эш турында киңәшергә, консультацияләр алырга планлаштыра. 
    Эш барышында лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Таһир улы Сәфәров кунакларны яңа сүзлекләр һәм сүзлекләрнең электрон фонды белән якыннан таныштырды. Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Фәридә Инсан кызы Таһирова терминология белән эш итү, яңа сүзләр һәм аларны сүзлекләрдә чагылдыру, орфография һәм язуны нормалаштыру проблемаларының татар телендә хәл итү юллары турында сөйләде.


Возврат к списку