Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?

Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме? 30.11.2023        Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәтләре белән таныштыруны дәвам итәбез. 
    Лексикография бүлеге хезмәткәрләре О.Н. Галимова, И.И. Сабитова, Э.И. Сафина, Ф.И. Таһирова, Р.Т. Сәфәров авторлыгындагы «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме? Орфографик сүзлек» белешмәлеге (Казан: ТӘһСИ, 2022. – 240 б.) хәзерге орфографиянең катлаулы проблемаларыннан берсе – сүз башында баш хәреф яки юл хәрефе кулланылышына багышланган. Ул баш хәрефтән языла торган берничә компонентлы шәхси исемнәрне, географик объектларның, тарихи чорларның атамаларын, дини төшенчәләрне һ.б.ны үз эченә ала. Шулай ук сүзлеккә баш хәрефтән хаталы язылу ихтималы булган, ләкин фәкать юл хәрефеннән генә языла торган сүзләр һәм сүзтезмәләр дә кертелгән. Моннан тыш, орфографик яктан беренче баш хәреф яки юл хәрефе белән генә аерыла торган сүзләр дә исәпкә алынган. 
     Сүзлекнең кереш өлеше аеруча зур әһәмияткә ия. Анда беренче тапкыр татар телендә баш хәреф кулланылыш кагыйдаләре җентекләп бирелгән. Шул кагыйдәләргә нигезләнеп, сүзлеккә кермәгән берәмлекләрнең язылышын билгеләргә мөмкин. 
      Сүзлек укучылар, студентлар һәм укытучылар, әдәбиятчылар һәм нәшрият хезмәткәрләренә тәкъдим ителә.

Возврат к списку