Вәлиев укулары

Танылган тарихчы һәм археограф, тарих фәннәре докторы Фоат Тач-Әхмәт улы Вәлиевнең 105 еллыгына багышланган әлеге чара 2023 елның 1-2 декабрендә Тубыл шәһәрендә узды. Конференциядә Ф.Т. Вәлиев һәм аның Себер татарларын өйрәнүгә керткән өлеше; Себер татарларының этногенезы проблемалары; Көнбатыш Себер төрки халыкларының матди һәм рухи мәдәнияте; җирле татар торак пунктлары тарихы һ.б. шундый темалар буенча фикер алышынды. Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИ директоры урынбасары Олег Хисамов конференциядә Идел-Урал һәм Себер татарларының тел тәңгәллегенә багышланган доклад белән чыгыш ясады.